Мәскәүдә «Уңай инвестицион климатка 100 адым» дип аталган V еллык конференция үткәрелә

2016 елның 25 ноябре, җомга

«Уңай инвестицион климатка 100 адым» дип аталган V еллык конференция 2016 елның 29 ноябрендә  Four Seasons Hotel Moscow мәйданчыгында оештырыла.

Конференцияне уздыру максаты  − Россиядә эшкуарлык өчен уңай мохит тудыру буенча хакимият тырышлыгына бәя бирү, булган тәҗрибәне системага салу, төп бурычларны ачыклау һәм аларны чишү ысулларын билгеләү.

Конференциянең аудиториясе: эшлекле иҗтимагый берләшмәләр активы; эшлекле  климатны камилләштерү белән шөгыльләнүче бизнес вәкилләре; Инвестицион климат торышының милли рейтингын сораштыруда катнашучылар; РФ төбәкләре администрацияләре; башкарма хакимиятнең  федераль органнары вәкилләре; Россия Федерациясе субъектларының проект офислары; экспертлар; ММЧ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International