Икътисад министрлыгында «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының «Татарстан Республикасында бизнес. Инфраструктура, үсеш институтлары һәм ярдәм итү программалары» сессиясе үткәрелә

2016 елның 25 ноябре, җомга

Агымдагы елның  7-8 декабре көннәрендә Казан шәһәрендә «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы уздырыла.

Форум сессияләренең берсе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында оештырылачак. Сессиянең темасы – «Татарстан Республикасында бизнес. Инфраструктура, үсеш институтлары һәм ярдәм итү программалары».

Сессия кысаларында эшлекле татар дөньясы вәкилләренең республикадагы күпләгән хуҗалык структуралары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә, һәм шулай ук Татарстан предприятиеләре продукциясен Россия төбәкләренә һәм чит илләргә чыгаруга караган сорауларны тикшерү күздә тотыла. Чара кысаларында  шулай ук Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм инфраструктуралары җитәкчеләренең чыгышлары да көтелә, алар эшкуарлыкны үстерү буенча гамәлдә башкарыла торган ярдәм төрләре турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International