Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе (КУЭ Корпорациясе) РФ Үзәк банкы белән уртак эшләнгән Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасында (6.5 Программасы) катнашу өчен аккредитация үтә алган банклар санын арттырды. 2016 елның 25 ноябренә булган мәгълүмат буенча, 6.5 Программасында 31 банк катнаша.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшчәнлеге турында сез түбәндәге адрес буенча белә аласыз: Казан ш., Мәскәү ур., 55. Белешмәләр өчен телефон номерлары: +7 (843) 293-01-58, 293-25-23, 293-16-94, сайт адресы: www.garfondrt.ru.