ПИТҮ «Сыйфат өчен» Республика конкурсы дипломанты булды

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

2016 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Сыйфат өчен» премиясенә 12нче Республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды.

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУ эшләүчеләр саны 250 кешедән артып китмәгән предприятиеләр һәм оешмалар категориясендә  «Эшлекле камиллек» номинациясе буенча сыйфат өлкәсендә уңышлары өчен грамота белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДБУ коллективын лаеклы уңышы белән тәбрик итә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International