Чистай шәһәрендә 2016 елның 29 ноябрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы, Чистай шәһәре бизнес-инкубация үзәге резидентлары һәм шәһәрнең кече предприятиеләре вәкилләре катнашлыгында беренче бизнес-иртәнге аш уздырылды.
Очрашу кысаларында эшкуарлар һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО һәм бизнес-инкубация вәкилләре эшкуарлык эшчәнлегенә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме программаларына кагылышлы көнүзәк проблемаларны тикшерә алдылар.