Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумының 2016 елның 21 ноябрендәге утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе стратегик үсешенең төп юнәлеше буенча «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм күрсәтү» өстенлекле проектының паспорты расланды.
Проектның төп максаты – шәхси һәм кече эшкуарлык субъектларында якынча 1,2 млн кешенең мәшгульлеген тәэмин итү һәм шәхси һәм кече эшкуарлыкның 336 мең субъектына ярдәм күрсәтү.
Өстенлекле проектны гамәлгә ашыру срогы: 2016 елның декабреннән 2019 елның мартына кадәр.