КФУның Инновацияле үсеш идарәсе базасында агымдагы елның 6 декабрендә Казан икътисадый зонасы һәм Казан шәһәр агломерациясенә кергән муниципаль районнары вәкилләре өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча муниципаль программаларны эшләү һәм кабул итү сорауларына багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
2017 елдан университет белән бергә социаль эшкуарларның эшлекле активлыгына ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Социаль сферада инновацияләр үзәге Казан икътисадый зонасындагы СЮКБОна ярдәм итү буенча Муниципальара ресурс үзәге статусын алачак.
Чараның модераторы сыйфатында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.