«УМНИК» программасының финал чаралары «Идея» технопаркында үтте. Дүрт көн дәвамында 138 студент һәм аспирант экспертларга үз проектларын тәкъдир иттеләр, алар арасында кече һәм урта бизнес вәкилләре, фән докторлары, һәм шулай ук бизнес-консультантлар бар.
Проектлар белән танышканнан соң, экспертлар Инновацияләргә ярдәм итү фондының конкурс комиссиясенә карау өчен 35 проект кертергә тәкъдим иттеләр. «УМНИК» программасы турындагы яңа нигезләмәгә ярашлы рәвештә, җиңүчеләр Инновацияләргә ярдәм итү фонды дирекциясе тарафыннан расланганнан соң билгеләнәчәк. Конкурс нәтиҗәләре 2016 елның 20нче числоларында билгеле булачак.