«Бинбанк» ГАҖ (алга таба – Банк) һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) арасында җаваплылык йөкләмәсен бирү программасы турында төзелгән килешү кысаларында банк хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде. Чара түгәрәк өстәл формасында үтте. Чара барышында Фонд вәкилләре тарафыннан Фонд эшчәнлеге турында, ТР кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җаваплылык йөкләмәсен бирү шартлары һәм таләпләре хакында җентекле мәгълүмат бирелде, тапшырыла торган документлар исемлеге һәм аларны тутырырга өйрәтү буенча курслар үткәрелде.