Мәскәүдә, «Экспоүзәк» үзәк күргәзмәләр комплексында, 2016 елның 5-9 декабре көннәрендә «Россия сәламәтлек саклау атналыгы» уздырыла. «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – Экспортка ярдәм итү үзәге) республиканың экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярминкәдә катнашу мөмкинлеге тудыра. Татарстанның бердәм коллектив экспозициясендә «Медикон» Фәнни-җитештерү фирмасы» ҖЧҖ, «Эстен» ҖЧҖ, «Эндомедиум» Медицина фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ, «Медтехника» Җитештерү-техника берләшмәсе» ҖЧҖ, «Дельрус-Дез» Сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Медком» Фәнни-җитештерү фирмасы» ҖЧҖ катнаша.