Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы елның 7 декабрендә «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы кысаларында «Татарстан Республикасында бизнес. Инфраструктура, үсеш институтлары һәм ярдәм күрсәтү программалары» сессиясе уздырылды.
Сессия кысаларында татар дөньясы эшлеклеләренең республиканың күпләгән хуҗалык структуралары белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерү, һәм шулай ук Татарстан предприятиеләре продукцияләрен Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә алга этәрү сораулары буенча фикер алышулар оештырылды.