ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе (КУЭ Корпорациясе) РФ Үзәк банкы белән уртак эшләнгән Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасында (6.5 Программасы)  катнашу өчен аккредитация үтә алган банклар санын арттырды. 2016 елның 25 ноябренә булган мәгълүмат буенча, 6.5 Программасында 31 банк катнаша.

 

Бу турыдагы «Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 18 ноябрендәге 1214 номерлы карары  илебез Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстанның  кече һәм урта бизнеска караган экспортер предприятиеләрен 2016 елда экспорт эшчәнлеге  нәтиҗәләренә багышланган «Ел экспортеры» еллык республика конкурсында катнашырга чакыра.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды» ФДУПнең  «Коммерцияләштерү» конкурсының башлануын игълан итүе  турындагы хәбәрне җиткерә. Конкурс кысаларында НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүне башлап җибәрергә яисә булганын киңәйтергә ниятләгән проектларны сайлап алу планлаштырыла.

 

«Сколково» Мәскәү идарә мәктәбендә 2016 елның 24 ноябрендә Бөтенроссия социаль эшкуарлар слёты үтте. Чарада социаль юнәлешле бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, экспертлар, хакимият органнары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

 


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның  24 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үтте. Утырышта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров рәислек итте. Утырышта  «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан  күрелә торган чаралар турында» сорау тикшерелде.

 

Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районының 25 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу максатында әлеге районга эш сәфәре белән чыкты. Бүген ул эш сәфәре кысаларында «Теләче» сәнәгать паркында булды һәм резидент компанияләрнең эшчәнлеге белән танышты. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә әлеге сәфәрдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм башка рәсми затлар булды.

 

Татарстан Республикасы икътисад министры Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсында җиңүчеләрне котлады. Бүләкләү тантаналы шартларда 2016 елның  23 ноябрендә Ramada Kazan City Centerда үтте. 

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары өчен оештырылган халыкара  бизнес-миссия 2016 елның 21-25 ноябре көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткәрелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International