Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, эре инвесторлар һәм гамәлдәге эшкуарлар катнашлыгында узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.
2012-2017 елларга Балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясен һәм 2016-2020 елларга Финанс грамоталылыгын үстерүнең милли стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында, Хәйрия эшчәнлеге сораулары буенча Республика советы ярдәме белән, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды тарафыннан «Татфондбанк» ГАҖ белән бергә 2016 елның 17 октябреннән 3 ноябренә кадәр Идел буе федераль округы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында «ДоброВолга» балалар социаль проектлары һәм инициативалары буенча Округ конкурсы үткәрелгән иде. 2016 елның 2 декабрендә «ДоброВолга» балалар социаль проектлары һәм инициативалары конкурсының Гран-прие уздырылды.
Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында республикадагы сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык бәялек продукция китерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмәсендә ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министрының берече урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
2016 елның 1 декабрендә С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводында Татарстан Республикасы Төзелеш кластерында катнашучылар өчен «КАИ-Лазер» Төбәк инжиниринг үзәген тәкъдир итү үтте.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.
Воронежда агымдагы елның 1-2 декабре көннәрендә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең Бөтенроссия форумы үтте.
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен ачу һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу комиссиясенең утырышының турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Германия Федератив Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу максатларында 2016 елның 6 декабрендә ТР кече һәм урта бизнесы вәкилләренең ГФР бизнес-делегациясе белән очрашуын оештыра.