Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 28 ноябрендәге 1084нче карарына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 1 декабрендәге 1285нче карарына ярашлы рәвештә контрактлар реестрын алып бару кагыйдәләре үзгәртелде.
Иң мөһим үзгәрешләр үз көченә 2017 елда этаплап кертеләчәк.
Контрактлар реестрына кертелгән мәгълүмат һәм документларны тапшырмаган өчен бүген дә заказчының вазыйфаи затына 20 мең сум күләмендә штраф яный. Үзгәрешләр үз көченә керү белән, ул әлеге белешмәләрне юлламаган өчен дә кулланылачак.