Бүген Россия Икътисадый үсеш министрлыгында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү: яңа сыйфатка күчү» темасы буенча бөтенроссия конференциясе үтте. Әлеге чара кысаларында шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген башларга планлаштырган гражданнарга һәм эшкуарлык субъектларына хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән күпфункцияле үзәкләр (Бизнес өчен КФҮ) төзү буенча пилот проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын оештыру базасында бизнес өчен КФҮ төзү буенча иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.