КФУның Инновацияле үсеш идарәсе базасында агымдагы елның 6 декабрендә Казан икътисадый зонасы һәм Казан шәһәр агломерациясенә кергән муниципаль районнары вәкилләре өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча муниципаль программаларны эшләү һәм кабул итү сорауларына багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
«Минем документларым» (КФҮ) офислары эшчәнлеге сферасында алып барылган эш белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатында бүген Татарстан Республикасына Түбән Новгород өлкәсенең «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» Дәүләт өлкә автоном учреждениесе делегациясе килде.
Бүген, 6 декабрь көнне, «Россия бүген» Халыкара мәгълүмат агентлыгының Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә III Евразия икътисадый конгрессы уздырыла. Аны Евразия коммуникация үзәге оештыра.
Бу атнада Татарстан эшкуарлары өчен республика Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган «Бизнес Десант» бушлай белем бирү семинарлары сериясенең йомгаклау декадасына старт бирелә. Проектның ике командасы, 8 ноябрьдән башлап, республиканың 30 муниципаль районында булдылар.
«Идарә осталыгы: төбәктә бизнесны алып бару шартларын яхшырту» белем бирү программасы кысаларында 2016 елның 5-7 декабре көннәрендә Мәскәүдә «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион җәлеп итүчәнлекне күтәрү буенча чаралар турында» соравы буенча Россия Федерациясе Дәүләт советының консультатив комиссиясе һәм президиумы утырышы нәтиҗәләрен тикшерүгә, һәм шулай ук өстенлекле юнәлешләр буенча хокук куллану һәм җайлауның максатчан модельләрен кертүнең «юл карталарын» тормышка ашыру механизмнарын карауга багышланган семинар үтә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында яңа Ford Kuga җитештерүен ачып җибәрүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
«КАМАЗ» ГАҖ һәм «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисадый банк)» дәүләт корпорациясе арасында экспорт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында килешү бүген Яр Чаллыда имзаланды. Кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тышкы икътисадый банк рәисе Сергей Горьков, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасында «Елның иң яхшы социаль проекты» Бөтенроссия конкурсының (алга таба – Конкурс) төбәк этабына старт бирелде.
Тышкы икътисадый банк инвестицияле проектлар буенча «Үсеш премиясе – 2017» еллык конкурсына гаризалар җыю турында игълан итә. Киләсе елда милли әһәмияткә ия инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен бүләкләр тапшыру тантанасы «Сочи-2017» Халыкара инвестицион форумы кысаларында узачак (2017 елның 27-28 феврале).
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Төбәк чемпионаты финалында катнашачак Татарстан Республикасы җыелма командасына кергән студентлар каршында 2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тәкъдир итте.