Стэнфорд Бизнес югары мәктәбенең финанслар профессоры Илья Стребулаев Казанга киләчәк

2016 елның 16 декабре, җомга

2016 елның 20 декабрендә Стэнфорд Бизнес югары мәктәбенең (Стэнфорд, Калифорния, АКШ) финанслар һәм венчур капиталы профессоры Илья Стребулаев Казанга киләчәк. Профессорның Казанга сәфәренең максаты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, һәм шулай ук республиканың эшлекле һәм фәнни даирәләре өчен кайбер белем бирү чараларын уздыру.

Профессорның башкалабызга визиты кысаларында  Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары өчен «Заманча концепцияләр һәм  карарлар кабул итү методлары»  дип аталган белем бирү лекциясе узачак. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үтәр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International