Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 20 декабрендә «Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү фонды» ФДУП тарафыннан «Коммерцияләштерү» конкурсына гаризалар кабул итү туктатыла. Конкурс кысаларында НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция ясарга яисә гамәлдәге җитештерүне киңәйтергә ниятләгән проектларны сайлап алу планлаштырыла.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча автоматлаштырылган система аша кабул ителә: http://online.fasie.ru.
Конкурста катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: www.fasie.ru.