2016 елның декабрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры TCI Network кластерлы оешмаларның халыкара челтәренә кушылды.
1998 елда нигез салынган TCI Network барлык континентлардагы әгъзалар өчен ачык, дөньякүләм гамәли эш йөртү өлкәсенә ия коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешма санала.
TCI Network кластерлы оешмаларның халыкара челтәренә кушылу турындагы карар Кама кластеры вәкилләренең Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән 2016 елның ноябрендә Нидерландлар Корольлегенең Эйндховен шәһәрендә үткәрелгән «TCI Global Conference» конференциясендә катнашканнан соң кабул ителде.