Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2016» конкурсының халык тавыш бирүе этабына нокта куелды. Интернет челтәрендә конкурс номинантлары өчен 300 меңнән артык тавыш бирелде.
Хәзерге вакытта халык тавыш бирүе лидерлары булганнар арасыннан эксперт комиссиясе тарафыннан республиканың иң яхшы йөз эшкуары сайлап алына. Комиссия Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, юнәлешле министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән тора.