Агымдагы елның 17-18 декабре көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча финал уеннары үтте.
Икътисад министрлыгы командасы чирекфиналда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасын отты, ә ярымфиналда бары тик Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасына юл куеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләрен җиңде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы коллегаларын лаеклы җиңү белән котлый!