ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«ТЭСК» ЧҖЧнең «Үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерүне оештыру»  инвестиция проекты  «ЯР Чаллы» ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә рөхсәт бирелде.  Карар  «ЯР Чаллы»  ТОСЭРда эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявканы карау буенча Комиссиянең чираттагы  утырышында кабул ителде.

2016 елның маенда Россиядә беренче тапкыр старт алган Россия Сбербанкының  һәм Google компаниясенең  «Бизнес-класс» проекты , Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уңышлы дип танылды. Бу хакта  Сбербанк башлыгы  Герман Греф РФ премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашуда сөйләде.

Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 1 февральдә  «Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 2016 елда төп эш нәтиҗәләре һәм  2017 ел  бурычлары турында»   йомгаклау коллегиясе булды.

2017 елның 1 гыйнварыннан юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве турында белешмә бирү бетерелде. Юридик затны, шәхси эшмәкәрне,  крестьян (фермер) хуҗалыкларын теркәгәндә дәүләт теркәве турында таныклык урынына  ЕГРЮЛ яисә ЕГРИП – ярашлы реестр кәгазе бирелә.


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

 Казанда 2017 елның 8еннән 10 февраленә кадәр «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк «ИТ-парк» ГАУ мәйданчыгында  «Россия регионнарының интеллектуаль мөлкәте һәм икътисады» II Халыкара форумы  - II InternationalForum «IntellectualPropertyandEconomyofRussianRegions» (IP&ERR’2017) була.

2017 елның 1 февраленнән Россия Федерациясенең һәр гражданинының Ерак Көнчыгышта 1 гектарга кадәр мәйданда җир участогын бушлай алуга хокукы бар. Участоклар бирү тәртибе 2016 елның 1 маенда   «Ерак Көнчыгыш федераль округы составына кергән территорияләрдә урнашкан, муниципаль һәм дәүләт милкендә булган җир участокларын гражданнарга бирү үзенчәлекләре һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 119нчы-ФЗ Федераль законында билгеләнгән.

Владимир Путин 2017 елның гыйнварында Хөкүмәт әгъзалары белән уздырылган утырышта йөкләмәләр исемлеген раслады. Документта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм региональ власть органнарына, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләр  (алда – МФЦ) эше өлешендә кайбер йөкләмәләр бирелгән.

Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәткә кече һәм урта бизнесны тикшерә торган чек-кәгазьләр эшләү буенча гомуми таләпләр расланган карар проектын җибәрде. Әлеге проект контролерлар ягыннан эшмәкәрләргә административ киеренкелек дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2017 елның 24 гыйнварында шәһәр төзелеше өлкәсендә артык һәм бер–берсен кабатлый торган процедураларны юкка чыгару өчен "Торак төзелеше өлкәсендә процедураларның тулы исемлегенә үзгәрешләр кертү турында" 53нче карары кабул ителде.

Татарстан Республикасының  «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО республика экспортын яклау үзәге Татарстан Республикасының  экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек  предприятиеләрен  «FoodexpoKyrgyzstan 2017» Халыкара азык–төлек сәнәгатенең махсуслаштырылган беренче күргәзмәсендә катнашырга чакыра, ул  2017 елның 11еннән 13 апрельгә кадәр  Бишкек шәһәрендә (Кыргызстан Республикасы) була


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International