Торак төзелеше өлкәсендә килешү процедураларына гадиләштерү кертелде

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2017 елның 24 гыйнварында шәһәр төзелеше өлкәсендә артык һәм бер–берсен кабатлый торган процедураларны юкка чыгару өчен "Торак төзелеше өлкәсендә процедураларның тулы исемлегенә үзгәрешләр кертү турында" 53нче карары кабул ителде.

Карарга ярашлы рәвештә, капиталь төзелеш объектларын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм су түгү систамаларына тоташтыруга (технологик тоташу) бәйле бер–берсен кабатлаган 14 процедура  үз көчен югалтты дип танылды.

Болардан тыш, мәйданчыклардагы һәм йортлар эчендәге челтәрләрнең һәм җиһазларның су белән тәэмин итү һәм су түгү үзәкләштерелгән системалары объектларына тоташтыруга әзерлеге турында ярашлы актларга кул кую һәм килешүләр төзү процедурасы җиңеләя.

Җир участогы арендасына килешү төзүгә хокукны сату буенча, төзелеш территорияләре үсеше турында килешү төзү хокукына, җир участокларын сату буенча аукционнар уздыруга бәйле гамәлләр алып бару процедурасы сизелерлек кыскара.

Кабул ителгән карарлар шәһәр төзелеше өлкәсендә җирле үзидарә һәм башкарма власть органнарының эффектив эшчәнлеген булдырачак.

Документ тексты белән http://government.ru/docs/26243/ сылтамасы аша танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International