Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен яклау фонды» НО республика экспортын яклау үзәге Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен «FoodexpoKyrgyzstan 2017» Халыкара азык–төлек сәнәгатенең махсуслаштырылган беренче күргәзмәсендә катнашырга чакыра, ул 2017 елның 11еннән 13 апрельгә кадәр Бишкек шәһәрендә (Кыргызстан Республикасы) була.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасының бердәм экспозициясе күрсәтеләчәк. Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләренә Татарстан Республикасы бердәм экспозициясе кысасында күргәзмәдә үз продукциясен тәкъдим итәргә чакыра.
Күргәзмәдә катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең 2017 елның 15 февраленә кадәр үз карарлары турында Татарстан Республикасының экспортны яклау Үзәгенә (843) 524-76-70 телефоны яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша хәбәр итүләрен сорыйбыз.