2017 елның 7 апрелендә Мәскәүдә үз өлкәләре лидерлары турында җәмәгатьчелек арасында мәгълүматны системалаштыруга, бүләкләүгә һәм таратуга, шуның белән ил икътисадын үстерүгә юнәлтелгән «Россия 2017 өчен иң яхшысы» форумы узачак. «Россия өчен иң яхшысы» форумы үз программасына Россиянең яхшы киләчәген төзү өчен көч куйган власть органнарын, бизнесны, коммерция булмаган оешмаларны һәм берләшмәләрне берләштерә.
Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә, шулай ук Россия ФНСның салым түләүчеләрне исәпкә кую тәртибе турында берыгы гамәлгә кертелүгә бәйле рәвештә 2017 елның 1 гыйнварыннан түбәндәге үзгәрешләр кертелә.
Кече һәм урта бизнес вәкилләре 2017 елның 14еннән 16 мартка кадәр булачак «Санкт-Петербург – Россия һәм чит ил регионнары» кече һәм урта бизнесның XI Петербург Партнериатында катнашырга чакырыла.
Бүген Казанда РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге координацион советы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-декабренә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисади үсешенә айлык рейтингы ясалды.
Дәүләт власте федераль органнарының дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү һәм шулай ук 2013 елдан бирле кире элемтә алу өчен хезмәт күрсәтүләргә даими сыйфат мониторингы Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша башкарыла.
27 гыйнварда Дәүләт Советында республика Стретегиясе-2030ны өйрәнүгә һәм пропагандалауга багышланган Парламент дәресләре-2017не оештыру һәм үткәрү буенча ачык ишекләр Көне уздырылды. Урта гомуми белем бирү оешмаларында тарих һәм җәмәгать белеме укытучылары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.