2017 елның 5 апрелендә «Нижнекамскнефтехим» ПАО акционерларының еллык гомуми җыелышы булды һәм анда компаниянең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мәскәүдә 2017 елның 5 апрелендә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы булды.
Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Федераль монополиягә каршы хезмәт җыелма командалары һәм аларның кунаклары – Казан шәһәренең Россия ФАС укыту-методик үзәгендә узган семинарда катнашучылар арасында бадминтон буенча дуслык турниры булып узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 6 апрелендә 14.00 сәгатьтә киңәшмәләр залында ( 429нчы бүлмә) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында коррупциягә каршы тору Комиссиясенең утырышы була.
2017 елның 10 апреленнән 10 майга кадәр матди-техник, икътисади, информацион база төзү юлы белән фәнни-техник, инновацион һәм производство өлкәләрен үстерү максатыннан чыгып, балалар, яшьләр, һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен уңайлы шартлар тудыруга бәйле Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан конкурска гаризалар кабул ителү игълан ителә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ярашлы күрсәтмәсе белән 2017 елның 25 мартындагы «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 541-р санлы федераль закон һәм Россия Федерациясенең законнар актларының кайбер положениеләренең көчен югалтуы турында федераль закон проекты (юридик затларга һәм шәхси затларга дәүләт теркәве ясаганда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә күп функцияле үзәкләр белән теркәү органнарының үзара эше өлешендә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 24 мартындагы 331нче карары белән федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм аларны башкару өчен вәкаләтле башкарма власть федераль органнарының төрләре исемлеген кертү тәртибе расланды. Әлеге документ «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294-ФЗ федераль законы таләпләрен үтәү өчен эшләнгән. Исемлекне Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы кертәчәк.
Директоры Зәйнәп Нил Сонмез булган «Гебзе» Оештыру сәнәгать зонасы (Төркия) вәкилләре катнашында киңәшмә 2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Директоры Зәйнәп Нил Сомез җитәкчелегендәге «Гебзе» (Төркия) Оештырылган сәнәгать зонасы вәкилләре белән 2017 елның 3 апрелендә «Алабуга» ППТ ОЭЗда киңәшмә булды.
Казан шәһәренең Россия ФАСы укыту-методик үзәгендә 2017 елның 3-4 апрелендә оештыручысы Монополиягә каршы федераль хезмәт булган «Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын кертү практикасы» семинары уза.