2017 елның 10 апреленнән 10 майга кадәр матди-техник, икътисади, информацион база төзү юлы белән фәнни-техник, инновацион һәм производство өлкәләрен үстерү максатыннан чыгып, балалар, яшьләр, һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен уңайлы шартлар тудыруга бәйле Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан конкурска гаризалар кабул ителү игълан ителә.
Дәүләт ярдәмен күрсәтү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 8 ноябрендәге «Матди-техник, икътисади, информацион база төзү юлы белән фәнни-техник, инновацион һәм производство өлкәләрендә үстерү максатыннан чыгып, балалар, яшьләр, һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен уңайлы шартлар тудыруга бәйле Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының чыгымнарын финанслау өчен субсидияләр бирү Тәртибен раслау турында» 972нче (2015 елның 27 ноябрендәге 900нче, 2017 елның 21 мартындагы 160нчы Карарлары редакциясендә) Карары белән расланды.
Конкурска гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адреста кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт, 505нче кабинет, телефон: (843) 524-90-93.
Конкурс гаризаларын кабул итү вакыты: 2017 елның 10 апреленнән 10 майга кадәр 9дан 18 сәгатькә кадәр.
1нче кушымта
2нче кушымта
3нче кушымта
4нче кушымта