«Гебзе» ОПЗ вәкилләре Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгында булды

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Директоры Зәйнәп Нил Сонмез булган  «Гебзе» Оештыру сәнәгать зонасы  (Төркия) вәкилләре катнашында киңәшмә 2017 елның 4 апрелендә  Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгында булды.

Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр  урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм икътисади анализ һәм проект идарәсе бүлеге җитәкчесе  Ю.Р.Миңнуллин катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы инвестиция потенциалы, Татарстан Республикасында «бер тәрәзә» принцибын гамәлгә ашыру, шулай ук инвестиция эшчәнлеге этабында инвесторларны озату механизмы мәсьәләләре каралды.

 «Гебзе» ОПЗ Татарстан территориясендә икътисади проектларда, шул исәптән төп бурычы регионның уңайлы географик урнашуын файдалану булган Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәген гамәлгә ашыру проектында катнашуны планлаштыра. Проектны гамәлгә ашыру «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорын үстерергә һәм   транспорт-логистика системасын һәм җитештерү мөйданнарын берләштерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Гебзе» ОПЗ  Стамбул и Коджаэли шәһәрләре арасындагы чиктә шул ук исемдәге Гебзе провинциясендә урнашкан. Зона 1986 елда нигезләнгән. Хәзерге вакытта 156 компания теркәлгән, шуларның 42се чит илнеке булып тора. Хезмәткәрләр штатын  22мең кеше тәшкил итә. Бу аеруча динамик үсеш алган Төркия ОПЗсы,Төркиядә һәм дөньяда беренче аерым сәнәгать зонасы, ул кредитларсыз  инвесторлар тарафыннан финанслана. Зона предприятиеләре экспорты 1 млрд АКШ  долларыннан артык  суммада бәяләнә, инвестицияләре –  1,35 млрд АКШ  долларына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International