Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Нижнекамскнефтехим» ПАО акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 5 апрелендә «Нижнекамскнефтехим» ПАО акционерларының еллык гомуми җыелышы булды һәм анда компаниянең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 Финанс-икътисад эшчәнлеге турында  доклад белән  «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ генераль директоры  Азат Бикмурзин чыгыш ясады. 2016 ел нәтиҗәләре буенча компания продукция җитештерү  күләмен күтәрде,  физик  күләм индексы 102% тәшкил итте. Продукция һәм хезмәтләр  сатудан алынган табыш 153 миллиард сум булды, чиста табыш - 25,1 миллиард сум. 670 мең тоннадан артык каучук, 725 мең тоннадан артык  пластика җитештерелде.   10 миллион тонна изопрен каучук һәм 3 миллион тонна бутилкаучук чыгарылды. 88%тан артык чыгарылган каучук чит ил базарына җибәрелде.

Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга түләнгән салымнар һәм түләүләр  суммасы 16 миллиардтан артык сумма тәшкил итте.

Җыелышта  еллык хисап, еллык бухгалтерлык хисабы (финанс), 2016 ел табышын бүлү каралды, директорлар Советы төзелде.

2017 елга компания аудиторы итеп акционерлар  «ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» АҖне раслады.

Җыелышта «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ Уставына, «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы турында Положениегә, шулай ук яңа редакциядәге Уставка һәм Положениегә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр расланды.

«Нижнекамскнефтехим» ПАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышыннан соң яңа составтагы директорлар Советының традицион беренче утырышы булды. Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм  Миҗнехановның тәкъдимен яклап, директорлар Советы әгъзалары  директорлар Советы рәисе итеп тагын  Владимир Бусыгинны сайлады,  «Нижнекамскнефтехим» ПАҖ генераль директоры вәкаләтенә  Азат Бикмурзинны расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International