РФ Хөкүмәте федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) төрләре исемлеген кертү кагыйдәләрен раслады

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 24 мартындагы 331нче карары белән федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм аларны башкару өчен вәкаләтле башкарма власть федераль органнарының төрләре исемлеген кертү тәртибе расланды. Әлеге документ «Дәүләт контроле (күзәтчелек)  һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294-ФЗ федераль законы таләпләрен үтәү өчен эшләнгән. Исемлекне  Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы кертәчәк.

Әлеге исемлеккә кертелгән белешмәләр эчтәлеге түбәндәгечә:

  • Федераль дәүләт контроле төре исеме.
  • Аны башкаруны регламентлый торган норматив хокукый актлар.
  • Федераль дәүләт контроле төрен алып баручы башкарма власть федераль органы исеме.
  • Аларны башкаруны караган норматив хокукый актларның реквизитларын күрсәтеп, федераль дәүләт контроле буенча аерым вәкаләтләрне алып баручы башка оешмалар исемнәре.

Исемлеккә кертелгән мәгълүматны   Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы  «Интернет» (ar.gov.ru) челтәрендәге административ реформалар порталында 2 айга 1 тапкырдан ким булмаган арада бастырып чыгарырга тиеш  булачак.

Әлеге карарга кул кую юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә  контроль-күзәтчелек эшчәнлеге сыйфатын  күтәрү һәм административ киеренкелекне киметү буенча  өстәмә шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Карар тексты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International