6 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында коррупциягә каршы тору буенча Комиссия утырышы була

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның  6 апрелендә 14.00 сәгатьтә киңәшмәләр залында  ( 429нчы бүлмә) Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында  коррупциягә каршы тору Комиссиясенең утырышы була.

Утырыш кысасында  министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе  Венера Садыкова 2017 елның хисап чоры –  1 кварталында   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында сөйләячәк.

 «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәге» Дәүләт бюджет учреждениесенең коррупциягә каршы уздырган чаралары» темасына доклад белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International