Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ярашлы күрсәтмәсе белән 2017 елның 25 мартындагы «Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәве турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 541-р санлы федераль закон һәм Россия Федерациясенең законнар актларының кайбер положениеләренең көчен югалтуы турында федераль закон проекты (юридик затларга һәм шәхси затларга дәүләт теркәве ясаганда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә күп функцияле үзәкләр белән теркәү органнарының үзара эше өлешендә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасына кертелде.
Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт теркәве узу өчен кирәкле ведомствоара электрон аралашу бердәм системасын кулланып, көчәйтелгән квалификацияле имза куелган электрон документлар формасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәгенә (МФЦ, «Минем документлар» офислары) бирелгән документлар МФЦга алынган көннең икенче эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрелә.
МФЦдан алынган документларны карау нәтиҗәләре буенча терки торган орган дәүләт теркәве өчен билгеләнгән вакыттан бер эш көненнән соңга калмыйча кабул ителгән карарга ярашлы документны электрон формада юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең электрон почтасы адресы буенча, шулай ук МФЦга җибәрә. МФЦ мөрәҗәгать итүчесе запросы буенча әлеге электрон документлар эчтәлеген раслый торган кәгазьдә төзелгән документларны мөрәҗәгать итүчегә бирә.
Шулай ук закон проекты белән Россия ФНСына почта аша җибәрелгән яисә турыдан-туры терки торган органга, шул исәптән электрон формада килгән документларны Россия ФНСы мөрәҗәгать итүче запросы буенча кәгазь формасында бирү каралган.
Тәкъдим ителгән үзгәрешләр юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне теркәү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү барышында, мөрәҗәгать итүчеләр терки торган органга (Россия ФНСы) МФЦ аша турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә, терки торган орган һәм МФЦ арасындагы аралашуны кәгазьсез формага күчеререгә һәм почта җибәрүләренннән баш тартырга, үзара эш итү механизмнарын оптимальләштерергә һәм унификацияләргә мөмкинлек бирә.
Закон проекты 2017 елның 23 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралган һәм хупланган. Документ белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сайтында http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=137655-7&02 сылтамасы аша танышырга була.