Артем Здунов Татарстан Республикасында конкуренция үсеше Стандарты таләпләрен гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Казан шәһәренең Россия ФАСы укыту-методик үзәгендә 2017 елның 3-4 апрелендә оештыручысы Монополиягә каршы федераль хезмәт булган  «Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын кертү практикасы» семинары уза.

Семинар эшендә  Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм аның территориаль органнары, Стратегик инициатива агентлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк һәм Россия Федерациясе субъектларының  башкарма власть вәкаләтле органнары вәкилләре катнаша.

Семинарның төп бурычы булып конкуренция үсешенә, Стандартны үзләштергәндә төп проблемаларны ачыклауга, аларны хәл итү юлларын эзләүгә һәм аны регионнарда үзләштерү буенча алдагы эшкә  юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру өлешендә мәгълүматлар һәм тәҗрибә белән уртаклашу һәм башкалар тора.

ТР икътисад министры Артем Здунов һәм ТР буенча Монополиягә каршы Федераль идарә җитәкчесе  Александр Груничев Татарстан Республикасында конкуренция үсеше стандратларын үзләштерүнең төп практикалары белән уртаклашты.

Болардан тыш, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы табигый монополияләр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча өлкәара кулланучылар советының Җаваплы сәркатибе Тимур Халиков Татарстан Республикасында табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеген көйләү өлешендә конкуренция үсеше Стандартын гамәлгә ашыру проблемалары һәм бурычлары турында сөйләде.

Шуны өстәргә кирәк, әлеге  семинар кысасында Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары ( Россия ФАСы) Алексей Доценко белән брифинг та булды. Карау өчен төп темасы: « Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартларын кертүнең төп практикалары һәм нәтиҗәләре».

Хәтерегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында конкуренция үсешен арттыруга юнәлтелгән чаралар , Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын гамәлгә ашыру кысасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча кабул ителгән юл картасына кертелгән.

Конкуренция үсеше Стандарты регионның товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсеше өчен шартлар тудыруга,  региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген, кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау өчен  стимуллар булдыруга һәм административ каршылыкларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы   Татарстан Республикасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма властенең вәкаләтле органы булып тора.

 Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат  Министрлык сайтының  «Конкуренция үсеше» бүлегендә урнаштырылган:  (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International