Инновацияләргә ярдәм фонды «Үсеш-НТИ» конкурсының икенче чираты кысасында кече инновация предприятиеләре проектларын сайлап алу башлану турында игълан итте.
2017 елның 11 апрелендә «ТИСБИ» идарә университеты базасында Татарстан Республикасы яшь эшмәкәрләренең «Яшьләр һәм эшмәкәрлек» Форумы була. Оештыручылары булып «ТИСБИ» идарә университеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты тора.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында 2017 елның 6 апрелендә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алда - АСИ) АНО җитәкчелеге белән очрашуда катнашты.
2017 елның 4еннән 7 апрельгә кадәр Мәскәү шәһәрендә («Экспоцентр» ЦВК) MosBuild/WorldBuildMoscow 23нче Халыкара төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсе уза.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
Бүгенге көндә гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.
2017 елның 10сыннан 14 апрельгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең бизнес-инкубация үзәгендә «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай тренингы була. Нольдән бизнес ачып җибәрү осталыгына өйрәтү программасы потенциаль һәм башлап җибәргән эшмәкәрләр өчен «МСП Корпорациясе» АҖ тарафыннан эшләнгән. «Эшмәкәрләр әлифбасы» кече һәм урта эшмәкәрләр өчен «Эшмәкәрләр әлифбасы» һәм «Эшмәкәрлек мәктәбе» тренинг программаларының состав өлеше булып тора.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның 5 апрелендә Кытайга яңа экспорт тимер юл маршруты ачылу турында хәбәр итә. Проект Россия экспорт үзәгенең (РЭЦ) «РЖД Логистика», «Трансконтейнер», «FreightVillage RU» компанияләре белән партнерлыгында гамәлгә ашырылган.
2017 елның 5 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов белән «Үсеш» сәнәгать паркы инженер инфраструктурасын төзү" проектын финанслау турында Килешүне гамәлгә ашыру барышын карадылар.
2017 елның 5 мартында узган киңәшмәдә «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО комплекслы проектларын озату һәм мониторинг идарәсе департаменты җитәкчесе Максим Колесников, «Моношәһәрләр үсеше фонды» инфраструктур проектларын һәм комплекслы экспертизасын бәяләү департаменты җитәкчесе Михаил Каминский, икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, «Ядран-Оил» АҖ директорлар Советы рәисе Ирек Салихов катнашты.