Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указын үтәүне оештыру буенча эш төркеме утырышы булды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Мәскәүдә 2017 елның  5 апрелендә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы булды.  

Утырышта күп функцияле үзәкләр аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү һәм аларны күрсәтү сыйфатын бәяләү механизмын кертү мәсьәләләре каралды.

 Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан барып җитү урынына «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр  алучы гражданнар өлеше, шул исәптән күп функцияле үзәкләрдә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дәүләт (муниципаль) хезмәт алу өчен  гариза бирүче Россия Федерациясе дәүләт власте органына мөрәҗәгать иткәндә чиратта тору вакытын кыскарту кебек күрсәткечләрне үтәү  җиткерелде.

Болардан тыш, утырышта катнашучылар Россия Федерациясе Президентының май указларында әлеге күрсәткечләргә ирешүгә юнәлтелгән чаралар үтәлеше каралды, аерым алганда:

 «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне этаплап күрсәтүне оештыру һәм дәүләт (муниципаль) хезмәтләре (эшләр) ведомство исемлеген ясау һәм алып бару тәртибе ;

дәүләт (муниципаль) хезмәтләре (эшләр) күрсәтү чыгымнары нормативларын һәм аларны Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле бюджетлар төзегәндә куллану тәртибен раслау;

электрон формада МФЦ һәм ведомстволар арасында ике яклы мәгълүмат тәэмин итә торган СМЭВ электрон сервисларын файдалануга кертү;

гражданинның үзенә дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын бәяләү механизмын кертү.

 Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International