2017 елның 5 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов белән «Үсеш» сәнәгать паркы инженер инфраструктурасын төзү" проектын финанслау турында Килешүне гамәлгә ашыру барышын карадылар.
Киңәшмәдә «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО комплекслы проектларын гамәлгә ашыру, озату һәм мониторинг идарәсе департаменты җитәкчесе Максим Колесников, «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО инфраструктура проектларын һәм комплекслы экспертизаны бәяләү департаменты җитәкчесе Михаил Каминский, икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, «КИП «Мастер» АҖ генераль директоры Максим Стеблов, "КАМАЗ" ПАО генераль директоры урынбасары - корпоратив директор Жанна Хәлиуллина катнашты.