Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов белән очрашуы булды

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның  5 мартында узган киңәшмәдә  «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО комплекслы проектларын озату һәм мониторинг идарәсе департаменты җитәкчесе  Максим Колесников, «Моношәһәрләр үсеше фонды» инфраструктур проектларын һәм комплекслы экспертизасын бәяләү департаменты җитәкчесе Михаил Каминский, икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаева, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы  Александр Тыгин, «Ядран-Оил» АҖ директорлар Советы рәисе  Ирек Салихов катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы чыгымнарын финанслау турында  «Моношәһәрләр үсеше фонды» НО белән  Килешү кысасында  «Яшел Үзән сәнәгать мәйданчыгы» инвестиция проектын, мәйданчык резидентларының инвестиция проектларын, шулай ук юл һәм инженер-коммуналь инфраструктура  төзүне гамәлгә ашыру буенча мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International