Яр Чаллы шәһәренең бизнес-инкубациясе үзәгендә эш башлап җибәргән эшмәкәрләр өчен «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай тренингы була

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 10сыннан 14 апрельгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең бизнес-инкубация үзәгендә «Эшмәкәр әлифбасы» бушлай тренингы була. Нольдән бизнес ачып җибәрү  осталыгына өйрәтү программасы потенциаль һәм башлап җибәргән эшмәкәрләр өчен «МСП Корпорациясе» АҖ тарафыннан эшләнгән. «Эшмәкәрләр әлифбасы» кече һәм урта эшмәкәрләр өчен  «Эшмәкәрләр әлифбасы» һәм  «Эшмәкәрлек мәктәбе» тренинг программаларының состав өлеше булып тора.

«Эшмәкәрләр әлифбасы» программасының төп бурычы булып  потенциаль һәм башлап җибәргән эшмәкәрләрне өйрәтү, бизнес-проектларны гамәлгә ашыру  максатыннан аеруча перспективалы бизнес-идеяләр һәм бизнес-планнар эшләү тора.

Тренингны  «МСП Корпорациясе»ндә әзерлек узган сертификацияле тренер Дмитрий Долгов уздыра.

Тренингның оештыручысы – «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»НО эшмәкәрлекне яклау үзәге.

Тренинг 10.00 сәгатьтә башлана. 17.00 сәгатьтә тәмамлана.

Уздыру урыны – Яр Чаллы шәһәренең бизнес-инкубация үзәге: Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 11нче йорт, 8нче кат, 802нче зал. Белешмәләр өчен телефон: +7(8552) 304-000

Тренингта катнашу өчен якынча теркәлергә кирәк: https://no-fond-podderzhki-predpr.timepad.ru/event/472063/

Яр Чаллы шәһәренең бизнес-инкубация үзәге  «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»НОның  структур бүлекчәсе булып тора һәм ул кече бизнес  үсешенең  иртә стадиясендә дәүләт яклавы өчен төзелгән. Яр Чаллы шәһәренең бизнес-инкубация  үзәге хезмәтләре  турында тагын да җентекле мәгълүматны  http://bizinc.ru/onasall сайтында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International