2017 елның 4еннән 7 апрельгә кадәр Мәскәү шәһәрендә («Экспоцентр» ЦВК) MosBuild/WorldBuildMoscow 23нче Халыкара төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсе уза.
MosBuild/WorldBuildMoscow – Россиядә иң зур төзелеш һәм бизәү материаллары, дөньяның иң зур төзелеш һәм интерьер 5 ТОП күргәзмәсе. MosBuild/WorldBuildMoscow 2017 күргәзмәсендә түбәндәге продуктлар тәкъдим ителгән:
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының экспортка юнәлтелгән ярминкәсендә катнашуны оештырган. Татарстанның бердәм коллектив экспозициясен «Трис» ЧҖҖ , «Пифагор» ЧҖҖ, «Вентал» ЧҖҖ, шәхси эшмәкәр Шәрипов Г.Р ., «Lakko» буяу фабрикасы, «Екоммерс Флагман» ЧҖҖ, «Центр Тагис» ЧҖҖ, «Нитеос» ЧҖҖ, «Пенополиуретан» ЧҖҖ күрсәтә.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында күрсәтүен тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар эзләргә булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тагын да жентеклерәк мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була: http://export-rt.ru