«Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНОда Казанда WorldSkills - 2019 Халыкара чемпионатын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» н яклау чаралары каралды

2017 елның 7 апреле, җомга

 Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында  2017 елның 6 апрелендә  «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алда - АСИ) АНО җитәкчелеге белән очрашуда катнашты.

Агентлык ягыннан эшлекле очрашуда катнаштылар: АСИ генераль директоры Светлана Чупшева,  «Яшь профессионал» АСИ юнәлешендәге директор  Дмитрий Песков, коммуникацияләр буенча АСИ директоры Игорь Карачин.

Татарстан Республикасы вәкиленә Казанда   World Skills-2019 эшче һөнәрләре чемпионатын уздыруга әзерлек барышы, шул исәптән кирәкле инфраструктура турында сөйләделәр. Болардан тыш, WorldSkills чемпионаты узгач чемпионат объектларын алдагы файдалану  буенча тәкъдимнәр каралды.

Очрашу кысасында Идел буе федераль округында АСИ вәкиллеге  яклавында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән бергә  Идел буе федераль университеты гамәлгә ашырган  «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты каралды. Проектның максаты – эшмәкәрлекне популярлаштыру.

«Эшмәкәрлек фабрикасы» үз эшен ачарга теләгән  кешеләр өчен мәгариф проектларын гамәлгә ашыра, боларга керә: башлап җибәргән эшмәкәрләр, студентлар, өлкән сыйныф укучылары, пенсиягә чыгу алды яшендәге кешеләр . Программа үзенчәлегенең берсе булып  бизнес ачып җибәрүдә ярдәм иткән уңышлы бизнесменнар – остазлар тора.  2016 елда Татарстаннан  «Эшмәкәрлек фабрикасы» командасының кече һәм урта эшмәкәрлек Корпорациясе заказы буенча Россиянең бөтен башлап җибәргән һәм гамәлдәге эшмәкәрләре өйрәнә һәм бизнес-тренерлар әзерли торган укыту программалары эшләү проекты гамәлгә ашырылды.

 Стратегик инициативалар агентлыгы   «Эшмәкәрлек фабрикасы»на ярдәм күрсәтергә һәм Россиянең башка районнарында бу проектны тиражлауда булышырга җыена. 

Җентекләбрәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International