2017 елның 11 апрелендә «ТИСБИ» идарә университеты базасында Татарстан Республикасы яшь эшмәкәрләренең «Яшьләр һәм эшмәкәрлек» Форумы була. Оештыручылары булып «ТИСБИ» идарә университеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты тора.
Форумның генераль максаты булып социаль-хезмәт адаптациясе һәм яшьләрнең эшмәкәрлек эшчәнлеге үсешен берләштерү һәм тәҗрибәсен анализлау, бизнес мәктәпләре тәҗрибәсен уртаклашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсен сайлауда һәм үз эшеңнең проектын төзегәндә яшүсмерләргә ярдәм күрсәтү, кече бизнеста практик осталыкка ирешү һәм шулай ук яшь эшмәкәрләр һәм аларның структуралары хезмәттәшлеге системасын булдыру тора.
Форум программасына эшмәкәрлек һәм регионда кече бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча тематик экспозицияләр күргәзмәсе, пленар өлеш, мастер-класслар кертелгән тематик секцияләр, өйрәтү семинарлары һәм әйдәп баручы укытучылар һәм экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр, шулай ук йомгаклау өлешендә бизнес-проектлар конкурсына йомгак ясау кертелгән.