Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның 5 апрелендә Кытайга яңа экспорт тимер юл маршруты ачылу турында хәбәр итә. Проект Россия экспорт үзәгенең (РЭЦ) «РЖД Логистика», «Трансконтейнер», «FreightVillage RU» компанияләре белән партнерлыгында гамәлгә ашырылган.
Беренче контейнерлар тест режимында Ворсино станциясеннән (Калуга өлкәсе) КХРга Забайкальск аша җибәрелгән. Билгеләнешнең төп пунктлары - порт Далянь порты(теләсә-кайсы портка кадәр фидер судноларында яисә автотранспорт белән соңгы ноктага кадәр) һәм КХР көньягында Россия товарлары экспансиясе күзлегеннән аеруча кызыклы Шилун ст. (Гуанчжоу провинциясе). Кытайга яңа маршрут белән бара торган беренче контейнерлар составына кергән тәэмин итүчеләр арасында азык продукциясе җитештерүчеләр, җиһазлар һәм башкалар бар.
Яңа маршрутның төп өстенлеге – чыгымнарны экономияләү исәбенә йөкне илтеп җиткерү срокларын 14 көнгә кадәр кыскарту. Даляньгә кадәр универсаль кырык футлы контейнерны илтеп җиткерүнең якынча бәясе – 2600 АКШ доллары, заказ бирелгән контейнерлар санына карап, рефрижератор контейнеры - 4500 АКШ долларыннан алып. Шилунга кадәр универсаль кырык футлы контейнер бәясе бер контейнер өчен 3200 АКШ доллары тора. Экспедированиегә килешүне экспортер «РЖД-Логистика» компаниясе белән төзи.
Кытайга яңа экспорт тимер юл маршрутыннан файдаланырга теләгән Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең ТР экспортны яклау үзәгенә үз карарлары турында (843) 524-76-70 телефоны аша яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләре сорала. Хатта түбәндәге мәгълүматны күрсәтергә кирәк:
1. Килешү төзү өчен заказчы реквизитлары (төяүне оештыру өчен контакттагы зат);
2. Илтеп җиткерү маршруты;
3. Йөкнең исеме, аның саны, брутто/нетто авырлыгы, күләме, төрелү төре, бәясе;
4. Накладной өчен алучының реквизитлары (бушату буенча контакттагы зат);
5. Йөккә таможня тикшерүен Җибәрүче уздыра;
6. Йөртүнең аерым шартлары (әгәр булса).
Татарста Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә продукцияләрен чит ил базарларында урнаштырырга тәкъдим итә һәм аларга потенциаль партнерлар табуда ярдәм итә. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тагын да җентекле мәгълүматны түбәндәге сайттан табарга була: http://export-rt.ru