Инновацияләргә ярдәм фонды «Үсеш-НТИ» конкурсының икенче чираты башлану турында хәбәр итә

2017 елның 7 апреле, җомга

Инновацияләргә ярдәм фонды «Үсеш-НТИ» конкурсының  икенче чираты кысасында кече инновация предприятиеләре проектларын сайлап алу башлану турында игълан итте.

«Үсеш-НТИ» конкурсы Россия Президенты каршындагы икътисадны модернизацияләү һәм инновация үсеше буенча Совет президиумы хуплаган НТИ юл карталарын гамәлгә ашыру максатыннан  НИОКРны яклауга юнәлтелгән.

Конкурс кысасында технологик  каршылыкларны исәпкә алып һәр юл картасы буенча Илкүләм технология инициативасының эш төркемнәре белән төзелгән приоритет тематика юнәлешләре нигезендә фәнни-тикшерү һәм тәҗрибә-эзләнү эшләрен (НИОКР) уздыруга проектлар сайлау планлаштырыла: AeroNet, AutoNet, MariNet, NeuroNet, HealthNet, EnergyNet һәм TechNet.

Проектлар сайлаганда  НИОКР юнәлеше исәпкә алыначак:

  • Россия Президентының 2016 елның 1 декабрендәге «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше стратегиясе турында» 642нче указы белән каралган тышкы базарда Россиянең тотрыклы хәлен булдырган продуктлар һәм хезмәтләр эчке базарының төп инновация үсеше булган технологияләр төзергә ярдәм итеп, түбәндәгеләрне тәэмин итәчәк: санлы, интеллектуаль производство технологияләренә, роботлаштырылган  системаларга, яңа материалларга һәм конструкторлаштыру ысулларына, экологик чиста һәм ресурс саклый торган  энергетикага күчү, техноген, биоген, социокультура янауларына, терроризмга һәм идеологик экстремизмга, шулай ук кибер янауларга һәм җәмгыять, икътисад һәм дәүләт өчен башка  куркыныч янаган башка чыганакларга а  каршы тору һәм башкалар;
  • НТИ барлык юл картлары нәтиҗәсенә ирешү өчен кирәкле үтәкүренмәле сәнәгать зоналары, шул исәптән илнең электрон-компонент базасын үстерү,  композиция материаллары төзү һәм башкалар;
  • НТИ юл карталары максатларын гамәлгә ашыруга ярдәм иткән  норматив-хокукый һәм стандартлар ясуга ярдәм итү.

Конкурста  209-ФЗ Федераль законына ярашлы рәвештә кечеләргә кергән һәм Фонд белән гамәлдәге килешүләре булмаган предприятиеләр генә катнаша ала.

 Грант суммасы  20 млн. сумга кадәр тәшкил итә. Фонд үз исәбеннән яисә грант суммасының 30%ыннан ким булмаган күләмдә финанслар җәлеп ителгәндә генә ярдәм күрсәтә.

Конкурсның икенче чиратына гаризалар 2017 елның 15 маена кадәр кабул ителә. Гаризалар   электрон төрдә  автоматлаштырылган система аша түбәндәге адрес буенча бирелә: http://online.fasie.ru.

Конкурс нәтиҗәләре 2017 елның җәендә ясалачак.

Конкурста катнашуга дөнья дәрәҗәсендәге продуктлар һәм технологияләр ясый алган югары технологияле компанияләрне чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International