Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “БАНК УРАЛСИБ” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте президенты Владимир Коган имзаладылар.
Бүген Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин рәислегендә Татарстан Республикасы социаль–икътисади үсеш фаразлауларын төзү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды. Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм комитетлары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтә агентлыгы» ДУП оешуның 20 еллыгы уңаеннан предприятие коллективын бүләкләүләр булды. Татарстан Республикасы дәүләт закупкалары системасын камилләштерү буенча уңышлы эше өчен Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Агентлыкның генераль директоры Яков Геллер коллектив хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Үтәкүренмәлелекнең иң мөһим инструментларының берсе – еллык хисапны халыкка җиткерү буенча НКО үтәкүренмәлелеге идеясен популярлаштыру һәм аларның принципларын алга җибәрү өчен «Санау ноктасы» конкурсы уздырыла. Проектның максаты — СОНКО еллык хисабын әзерләүне стимуллаштыру аша үтәкүренмәлелек принципларын һәм сектор хисапчыллыгын үстерү һәм аларны бәяләүнең конкурс механизмын булдыру.
«КАМАЗ» ПАҖ ADAS-системалары белән җиһазландырылган авыр самосвалларның һәм авыр тягачларның яңа модельләрен сата башларга җыена. Беренче дәрәҗәдәге ADAS системаларын 2017 елда йөк автомобильләренә кую планлаштырыла һәм алар машина йөртүченең юл билгеләре һәм разметкалары таләпләрен үтәвен контрольдә тотачак, юл бигеләре турында кисәтеп торачак. Шул ук вакытта системалар әлегә информатив характерда гына булып, автомобиль белән идарә итү процессына тыгылмаячак.
Россия Минстрое әзерләгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күп катлы фатирлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып бару өлкәсендә дәүләт торак күзәтчелеге һәм дәүләт лицензия контроле оештырганда хәвеф-хәтәр янау куркынычы куллану турында» ярашлы проекты норматив хокукый актлар проектлары Федераль порталында җәмәгать каралуы процедурасын узган.
Искәртеп узабыз, 2017 елның 22сеннән 26 майга кадәр Ставрополье краенда Бөтенроссия масштабындагы ел саен уздырыла торган — «Инновацияләр атналыгы- 2017» инновация форумы узачак.
Форум пленар утырышлар, конференцияләр, күргәзмәләр һәм киңәйтелгән белем программасын керткән чаралар комплексыннан тора. Форум кысасында агросәнәгать һәм агротуристик кластерлар үсешенә багышланган чаралар булачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «УК Роснано» ЧҖҖ идарәсе рәисе урынбасары, инфраструктура һәм белем программасы Фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән нанотехнологияләр өлкәсендә агымдагы һәм перспектив проектлар өстендә эшләү турында сөйләште.
Кичә Махачкалада «Дәүләт хезмәтләре күрсәтү – властьнең гражданинга мөнәсәбәте көзгесе» Бөтенроссия форумы булды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 4 маендагы 865-р санлы күрсәтмәсе белән башка 29 хезмәтнең исемлеген раслады һәм алар турында белешмә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең федераль реестрына кертелә. Россия Банкы, АО «Глонасс» АҖ күрсәткән хезмәтләрдән тыш, исемлеккә «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча федераль корпорация» АҖ күрсәткән 7 хезмәт кертелгән.