Бүген Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин рәислегендә Татарстан Республикасы социаль–икътисади үсеш фаразлауларын төзү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды. Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм комитетлары вәкилләре катнашты.
Утырышта агымдагы елның 13 апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында расланган һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгында эшләнгән Россия икътисады үсеше шартлары сценарие нигезендә 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше фаразларын төзү буенча мәсьәләләр каралды.
Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеше шартлары сценарие түбәндәгеләрне карый:
- дөнья икътисады үсешен акрынайту (2016 елда 3,2%тан 2020 елга 2,8%ка кадәр);
- Россия икътисадына карата финанс һәм икътисади санкцияләрне шулай ук бөтен фаразлау чорында җавап чараларын саклау;
- агымдагы ел июнендә нефть чыгаруны туктату турында килешү тәмамлануга бәйле агымдагы ел ахырына Urals нефте бәясен 40 АКШ долларына кадәр киметү.
Россия үсеше макрокүрсәткечләрен фаразлау өч төп вариант составында эшләнгән – база, максатчан һәм консерватив.
База варианты консерватив бюджет сәясәтен саклаганда тышкы факторлар үзгәреше консерватив тенденциясен саклау шартларында Россия икътисады үсешен, шул исәптән дәүләтнең социаль бурычлары өлешен күрсәтә. Вариантка ярашлы рәвештә агымдагы елда ВВП үсешен алдагы елларда 1,5%ка кадәр киметеп, 2% дәрәҗәсендә фаразлана.
Фаразның база вариантын 2018-2020 елларга федераль бюджет параметрларын эшләү өчен файдалану тәкъдим ителә.
База варианты буенча фаразларны эшләү шартлары:
- Urals нефтенә бәяләр динамикасы 40,8дән 42,4 долларга кадәр АКШ/баррель диапазонында;
- доллар курсы үсеше: 2018 елда 69,8 сумнан 2020 елга 72,7 сумга кадәр;
- ел ахырына инфляция фаразланган барлык чорда 104% күләмендә фаразлана;
- электр энергиясенә тарифларның еллык үсеше (2018 елда – 4,8%ка, 2019 елда – 8,8%ка, 2020елда – 3,6%ка); газга ( 2018 елда (июль) – 3,4%ка, 2019 елда (июль) – 3,1%ка, 2020 елда (июль) – 3,0%ка). Гражданнарның коммуналь хезмәтләргә бердәм түләү еллык индексациясе 4% тәшкил итә.
Фаразның максатчан варианты инвестиция эшчәнлеген интенсификацияләү өчен шартлар тудыруга (шул исәптән чыгаручы өлкәдә) юнәлеш бирә, яңа алдынгы технологияләр кертү һәм яңа урыннар табу исәбенә нефть чыгаруны арттыру көтелә. Әлеге вариантта тышкы шартлар база варианты дәрәҗәсендә саклана. Россия икътисадының тотрыклы үсеш траекториясенә чыгуы күзаллана: 2018 елда – 101,7%, 2019 елда – 102,5%, 2020 елда – 103,1%.
Фаразның консерватив вариантына дөнья икътисады үсеше кимү салынган, бу беренче чиратта Кытай икътисадын «каты утырту» белән бәйле булачак. Бу шартларда, агымдагы ел ахырына көтелгәнчә Urals маркасындагы нефтькә бәя баррельгә 35 АКШ долларына кадәр төшә һәм фаразланган чор ахырына кадәр саклана.
Шулай ук утырышта катнашучылар белән муниципалитетлар һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең фаразлау күрсәткечләрен карау буенча эш төркеменең күчмә утырышын агымдагы елның июнендә уздыру һәм уртача ашыгыч фаразлау кысасында «Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше» информацион-аналитик системасында эшләү буенча сораулар каралды.