«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО «Татфондбанк» ПАҖ һәм «Интехбанк» ПАҖ лицензияләре алынудн зыян күргән кече үәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклауныӊ яӊа юнәлешен эшләтеп җибәрде - факторинг хезмәтләре.
Бүген Татарстан Республикасына Пенза өлкәсеннән делегация килде һәм МФЦ эше белән танышты.
Конкурста департаментка салым органыннан һәм башка өстәмә мәгълүматлар кертелгән өч ел өчен бухгалтер балансы күчермәләре һәм анкетасы белән гариза биргән һәр Россия оешмасы катнаша ала.
6–7 июньдә «Сколково» Инновацион үзәк территориясендә Startup Village 2017 конференциясе була. Startup Village 2017нең төп темасы – Highway to Tech, Money & Skills. Быелгы чарага 30дан артык илдән 20 000 катнашучы, 4000 технологик эшмәкәр, 1500 инвестор килүе көтелә.
Бүген «Татарстан – 2030: минем республика киләчәге өчен керткән өлешем» Парламент дәресе кысасында мәктәп проектлары төркемнәре җиңүчеләре өчен «Алабуга» аерым икътисади зонасына экскурсия оештырылды.
Татарстан Республикаксы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Вкладларны иминиятләштерү буенча Агентлык» дәүләт корпорацияләре Генераль директоры Юрий Исаев белән Мәскүдә очрашу уздырып, анда «Татфондбанк» ПАҖ һәм «ИнтехБанк» ПАҖне юкка чыгару мәсьәләләрен карадылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча берничә мөһим карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Свердловск өлкәсе хөкүмәтенең, Россия финансистлары Союзының һәм «САПФИР» компаниясенең «Региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә финанслар белән идарә итү проектына заманча караш һәм иң яхшы практикалар» темасына «Урал очрашулары-2017» семинарын уздыруы турында хәбәр итә.
18еннән20 майга кадәр Казан федераль университетында NISPAcee «Дәүләт секторында идарә инновацияләре» NISPAcee халыкара оешмасының (InnovationGovernanceinthePublic (InnovationGovernanceinthePublicSector) ел саен уздырыла торган 25нче конференциясе була.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләренә таможня органнары хокукыннан файдалану практикасы һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча чаралар үткәрү турында хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Внешэкономбанк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы (АСИ) Россиянең аеруча уңайлы инвестицион климатлы һәм максималь дәрәҗәдә дәүләт ярдәме региональ чараларын күрсәткән 23 регионында, араларында Татарстан Республикасы да бар, регионнарның бизнес–идеяләрен финанс ресурслары белән тоташтырган һәм бу секторның актив үсешенә китергән инвестицион проектлар җәлеп итүнең яңа технологияләрен гамәлгә ашыра.