ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда, инвестицион үсеш Агентлыгы базасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары,  профильле министрлыклар һәм республика ведомстволары вәкилләре белән очрашты. Парламентарийлар республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү һәм Татарстанның  федераль максатчан программаларда катнашу мәсьәләләрен карады.
 

Яр Чаллыда 24 июньдә Яшьләр көне билгеләнде. Чараларда ТР икътисад министры урыбасары  Айрат Шәмсиев катнашты.

 



23
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды аена 1 процент ставкасы белән факторинг исәбенә кече һәм урта бизнесны яклау мөмкинлеген арттырды.

 

 2015 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1718нче- р (Стандарт)  күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартын кертү кысасында ел саен Татарстан Республикасы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарында конкурентлык тирәлеге  торышы һәм үсеше  мониторингы уздырыла. Сезнең игътибарга 2016 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән (ОВЗ) балаларга психолого-педагогик ярдәм базарында  конкурентлык торышы һәм үсеше мониторингы нәтиҗәләрен бирәбез.

 

Кичә, 22 июньдә, Татарстан Республикасы Фәннәр  Академиясендә  «Регионда интеллектуаль милек базарын ясау һәм үстерү» VI Региональ фәнни-практик конференциясе булды.

 


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешен уртача ашыгыч фаразлауны булдыру кысасында Казанда, Яр Чаллыда, Алабугада, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Чистайда муниципалитетлар, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстанстат, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында 14еннән 22 июньгә кадәр ведомствоара эш төркеменең берничә утырышын уздырды.

 

«Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» Федераль законның 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль законның ярашлы проекты Россия МЧСы тарафыннан эшләнде. Әлеге үзгәрешләр «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» приоритет программасын гамәлгә ашыру кысасында әзерләнде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2017 елның 14 июнендәге 707нче карары белән юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерү барышында тикшерү битләрен куллану мөмкинлеген караган  федераль дәүләт  санитария-эпидемиология күзәтчелеге турында Положениегә үзгәрешләр кертелде.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә түләү тәртибен камилләштерүгә бәйле рәвештә   «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын хуплады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International