Яр Чаллыда 24 июньдә Яшьләр көне билгеләнде. Чараларда ТР икътисад министры урыбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Илнең киләчәге буларак яшь кешеләр бәйрәмен билгеләү идеясе 1958 елда Советлар Союзында ук туган. Быел бу бәйрәм 59 тапкыр билгеләнде.
Яшьләр көне -2017 Яр Чаллыда яшьләрне Хәсән Туфан проспекты янында урнашкан күп интерактив мәйданчыкларда җыйды.
Конкурсның интерактив зонасын "Орион" яшьләр үзәгенең «Коляскалар парады» ачып җибәрде. Интерактив зонаны аквагрим, декоратив-гамәли сәнгать, ком терапиясе буенча мастер-класслар дәвам итте. Спорт станциясе яткан килеш штанга күтәрү һәм армрестлинг буенча ярышлар уздырды.
«Һөнәр дөньясы» темасына үзләренең интерактив мәйданчыкларын «КАМАЗ» һәм «Форд Соллерс» автозаводларының яшьләр оешмалары әзерләде һәм алар килүчеләргә үзләрен инженер-конструктор, автомаляр яисә автотренажерда «КАМАЗа» йөртүчесе ролен башкарырга мөмкинлек бирде.
Иң «тавышлы» интерактив мәйданчык «Мой М.И.Р.» («Моя Музыка. Мой Инструмент. Мой Ритм») шәһәр музыкаль проектының гала-концерты булды. Конкурста җиңүчеләрне Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев бүләкләде.
Шәһәрнең җиде яшьләр җәмәгать оешмасы төзегән «Студенческая» мәйданчыгы иң зур интерактив мәйданчык булды.
Мастер-классны «КАМАЗ-мастер» картинг клубы узышчылары күрсәтте.
Кич белән «Прибрежный» паркы мәйданы сәхнәсендә Яр Чаллының иҗат коллективлары катнашында концерт программасы булды. Бәйрәмдә мәктәп-2017 чыгарылыш укучыларын, актив студентларны, эшләүче яшьләрне, титуллы Чаллы спортчыларын һәм иҗади фестивальләр һәм конкурслар лауреатларын котладылар. Мәйдан территориясенә Россия, Татарстан һәм Яшьләр көне әләмнәре белән парашютчылар төшү бик күңелле тамаша булды.
Күренеш бәйрәм салюты белән тәмамланды.