Бүген сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итү региональ стандартын республикада гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы булды.
Бүген эш визиты белән Татарстан Республикасына «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар» АНО (алда - АСИ) һәм «Россия Ворлдскиллсы» Союзы АСИ генераль директоры Светлана Чупшева җитәкчелегендә делегация килде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында чираттагы утырышы булды.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең « Татарстан Республикасы эщмәкәрләрен яклау фонды» НО Татарстан Республикасы экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрен 2017 елның 4еннән 8 декабрьгә кадәр Мәскәүдә булачак «Сәламәтлек саклау, медицина техникасы һәм дару препаратлары» 27нче Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Моношәһәрләр өчен «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидия бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын конкурс сайлавына заявкалар кабул итү срогы 2017 елның 17 июленә кадәр озайтылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2017 елның 26 июнендә Россия Федерациясе Хөкүмәте 2016 елның 19 апрелендә 717-р күрсәтмәсе белән расланган конкрет заказчылар исемлегенә өстәмә кертелә торган Татарстан Республикасы көйләүче заказчылар закупкалары планы проектларына ярашлы рәвештә бәяләүне оештыру мәсьәләсе буенча кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше Федераль корпорация» АҖ оештырган видеоконференция форматында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре һәм «ТАТМЕДИА» АҖ , «Татарстан Республикасы инженерлык челтәре капитал төзелеше һәм энергия саклаучы технологияләр үсеше идарәсе» АҖ, «Татагролизинг» АҖ предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «УК «РОСНАНО» ЧҖҖ Идарәсе Рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты. Бүген ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Химград» Казан технополисында «AdveniraEnterprises, Inc.» нанокомпозит әйберләр җитештерү заводын ачуда катнашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
Бүген, 26 июньдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасына визиты кысасында Болгария Республикасының составында Мәскәүдә Болгария Республикасы Сәнәгать үзәге, Мәскәүдә Болгария Республикасының сәүдә-икътисади мәсьәләләр буенча хезмәте һәм Болгария Республикасы предприятиеләре вәкилләре кергән делегациясе белән киңәшмә булып узды.
Татарстан Республикасының «Роснано» АҖ белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре бүген Казанда киңәшмәдә каралды.
Казанда «Химград» технопаркы территориясендә бүген нанокомпозит капламалар җитештерү буенча «ТАТ-Адвенира» заводын ачу булды.