Эшчәнлекнең аерым өлкәләрендә эшмәкәрләр эш башлаулары турында хәбәр итмәячәк

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

«Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында» Федераль законның 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль законның ярашлы проекты Россия МЧСы тарафыннан эшләнде. Әлеге үзгәрешләр «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» приоритет программасын гамәлгә ашыру кысасында әзерләнде.

Федераль закон проекты белән янгын-техник продукцияне җитештерү буенча эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең аерым төр эшмәкәрлек эшчәнлегн башлау турында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хәбәр итү бурычын юкка чыгару планлаштырыла.

Закон проекты белән норматив хокукый актлар проектлары   Федераль порталының рәсми сайтында танышырга була www.regulation.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International